Татарстанда юллар төзелешенә 200 млрд. бүлеп биреләчәк
Татарстанда биш ел эчендә юллар төзүгә һәм ремонтлауга 200 миллиард сумнан артык акча сарыф итәргә планлаштыралар. Бу хакта РФ хөкүмәтендә хәбәр иттеләр.
Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады. Документ Министрлар Кабинеты сайтында бастырылган. Анда биш елга федераль һәм төбәк трассаларын үстерүнең яңартылган планы расланган. Планга Татарстандагы эре кишәрлекләрне керттеләр.
Республикада программаны 2026-2028 елларда гамәлгә ашырырга җыеналар. Федераль юлларда 100 километрдан артык юлны киңәйтергә һәм реконструкцияләргә планлаштыралар. Эшләр М7, Р239 трассаларында һәм Лаеш районындагы юлларда узачак.
Шулай ук төбәктә күпер кичүләрен ремонтлаячаклар, җәяүлеләр кичүләрен төзиячәкләр һәм заманча яктырту урнаштырачаклар. М7да Зөя аша күперне реконструкцияләү планлаштырыла. Шунда ук 22 җәяүлеләр кичүе төзеләчәк һәм стационар яктырту урнаштырылачак. Шундый ук элементлар Р239 трассасында һәм төбәк юлларында каралган. Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia