Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Авылларда өй интернетына тоташу буенча сораштыру 30 апрельгә кадәр озайды

Татарстанның аз кешеле торак пунктларында яшәүчеләр өй интернетына тоташу ихтыяҗын белдерү өчен тавыш бирә алалар. Федераль сораштыруда катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация үтү җитә.

РФ Цифрлы үсеш министрлыгы авылларда югары тизлекле интернетка ихтыяҗны өйрәнү максатыннан уздыра торган сораштыруның вакытын 30 апрельгә кадәр озайтты. Бу мөмкинлектән халкы 100дән 1000гә кадәр булган, инфраструктурасы дәүләт ярдәме белән булдырылган торак пунктлар файдалана ала.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча интернет беренче чиратта кайсы авылларга килергә тиешлеге билгеләнәчәк. Финанслау Универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан гамәлгә ашырыла.

Сораштыруда катнашу өчен:
1. «Дәүләт хезмәтләре» порталына керергә;
2. Яшәгән төбәкне һәм йорт адресын күрсәтергә;
3. Сылтамаларның берсенә күчеп, фикерне белдерергә:
   • https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/
   • https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/

Исегездә тотыгыз: интернетка тоташу өчен бер тапкырлык түләү һәм соңыннан айлык абонент платасы каралган. Бу чара «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. 2021 елдан бирле инде 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган, ә 2026 ел ахырына тагын 100 авыл киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса