Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда җәй көне нинди һава торышы булачагы билгеле булды

Россия Гидрометүзәге Татарстанда 2026 елның апреленнән сентябренә кадәрге чорда температура һәм явым-төшемнәрнең ихтимал фаразын бастырды. Бу хакта учреждениедә хәбәр иттеләр.

Фараз буенча, апрель климатик нормадан җылырак булачак. Бу ай өчен горма плюс 5,4 градус тәшкил итә. Явым-төшем күләме гадәти күрсәткечләргә якын булыр дип көтелә һәм 30 миллиметр чамасы тәшкил итәчәк.

Синоптиклар фаразлавынча, май, июнь һәм август айлары температура күпьеллык нормага якын булачак. Бу айларда да явым-төшем уртача күрсәткечләргә якын булачак.

Июльдә һава температурасы нормадан югарырак булыр дип көтелә. Июль өчен норма плюс 19,9 градус тәшкил итә. Сентябрьдә явым-төшем азрак булуы ихтимал. Гадәттә бу айда 48 миллиметр чамасы яңгыр ява.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса