«Нижнекамскнефтехим»да предприятиедә янгын чыгуның сәбәбе турында сөйләделәр
Янгын бетерелгән.
"Нижнекамскнефтехим"ның синтетик каучук җитештерүендәге җиһазларны герметиксызландыру буенча зыянны бетерү эшләре вакытында бүгенге көнгә билгеләнмәгән чыганактан газ катнашмасының ялкынсынуы һәм аннан соң шартлау килеп чыккан",-дип сөйләделәр "Татар-информ"га "Нижнекамскнефтехим"ның матбугат хезмәтендә.
Янгын бетерелгән. Ут таралу куркынычы юк. Предприятиенең үзендә җиһазларны регламентлы кисүләр һәм куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен каралган башка технологик операцияләр башкарылган. Җитештерү дәвам итә.
"Түбән Кама Нефтехим" хезмәткәрләренең туганнары өчен психологик ярдәм линиясе булдырылган.
Белгечләр һава пробалары ала. Хәзерге вакытта халыкка һәм экологиягә янаулар теркәлмәгән. Алдагы мониторинг нәтиҗәләре социаль челтәрләрдә бастырылачак, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia