Казанда 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатауллин вафат булды
Казанда 99 нчы яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Гатауллин вафат булды, дип хәбәр итә шәһәр мэриясе.
Булачак герой 1927 елда СССРның Куйбышев өлкәсе авылларының берсендә туа. Сугышка кадәр колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына һәм күп кенә әһәмиятле хәрби операцияләрдә катнаша. Дәүләт бүләкләренә лаек була.
Сугыштан соң Казанга күчеп килә һәм Бауман хәрби комиссариатында хәрби комиссариат урынбасары булып эшли, ә пенсиягә чыккач, актив җәмәгать эшчәнлеген дәвам итә.
"Хаҗи Миңнәхмәт улының тормыш юлы-чын патриотизм һәм Ватанга хезмәт итү үрнәге. Гатауллин Хаҗи Миңнәхмәт улы турындагы якты хатирәләр аны белгән һәм хөрмәт иткән һәркемнең хәтерендә яшәячәк», – диләр Казан Мэриясендә.
Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia