Түбән Камада яшәүчеләрне донорлык акциясендә катнашырга чакыралар.
Түбән Камада донорлар акциясе узачак: теләге булганнар сөяк мие донорларының федераль базасына кертү өчен биологик материал үрнәкләрен тапшыра алачак.
Чараны оештыручы - Россия студентлар отрядлары.
Акцияне уздыру мәйданчыгы «Ковер» яшьләр үзәге булачак. Водонтерларны көн дәвамында — 10:00-17:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр.
Донор анкетасын рәсмиләштерү өчен паспорт, полис һәм СНИЛС кирәк булачак, дип хәбәр итә НТР 24.