Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр гариза бирә ала

26 апрельдә узачак «Мин татарча сөйләшәм!» чарасында чыгыш ясарга теләүче җырчылар 5 апрельгә кадәр гариза калдыра ала.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында яңа башлангычларга юл ача. 26 апрельдә узачак зур чарада сәхнәдә чыгыш ясарга хыялланганнар өчен махсус җанлы музыка бәйгесе игълан ителде. Жюри һәм тамашачылар хөкеменә видео тәкъдим итү  5 апрельгә кадәр дәвам итә.

Катнашучылардан үзләре иҗат иткән яки татар классиклары шигырьләренә язылган җырны тулысынча башкару таләп ителә. Язманы профессиональ җиһазда да, гади телефонда да төшерергә мөмкин. Клиплар һәм өзекләр кабул ителми, ә а'капелла, тере уен кораллары яки минусовка кулланырга рөхсәт.

Бәйгедә катнашу өчен видеоязманы интернетка урнаштырып, махсус анкетаны тутырырга һәм аны «ВКонтакте»дагы форум төркемендә репост ясарга кирәк. 6–12 апрель көннәрендә иң яхшы башкаручыны ачыклау максатыннан тавыш бирү оештырыла.

Иң күп тавыш җыйган катнашучылар партнерлардан бүләкләр алачак. Ә оештыручылар сайлап алган җиңүчеләр 26 апрельдә төп сәхнәдә чыгыш ясау хокукын яулый. Аларга әзерлек өчен ике атна вакыт бирелә: бу дәвердә алар Yummy Music командасы белән бергә аранжировка өстендә эшли һәм репетицияләрдә катнаша.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса