Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Түбән Кама укучылары МХО сугышчылары өчен гуманитар ярдәм җыйдылар

Лицейның доброштабы базасында ярдәм җыю даими үткәрелә - аңа микрорайонда яшәүчеләр, лицей укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кушыла.

Түбән Каманың 37 нче лицее укучылары ярдәм сүзләре язылган хатларны, маскировка челтәрләрен, шәхси гигиена чараларын һәм башка кирәкле әйберләрне Химиклар урамы, 72б йортындагы җыю пунктына тапшырдылар. Гуманитар йөкне 92 нче һәм 93 нче балалар бакчаларының координация советы белән бергә китерделәр.

Лицейның доброштабы базасында ярдәм җыю даими үткәрелә - аңа микрорайонда яшәүчеләр, лицей укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр кушыла.


"Бүген без 92 нче, 93 нче балалар бакчаларының координацион советы белән берлектә гумярдәм алып килдек. Без даими рәвештә 37 нче лицейның доброштабы базасында микрорайонда яшәүчеләр, лицей укучылары һәм балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр белән бергә гумпомощь җыябыз. Бу бик мөһим, чөнки безнең көрәшчеләр безнең ярдәмгә  мохтаҗ", - дип сөйләде 37 нче лицейның 8 "Г " сыйныфы укучысы Арсений Кагарманов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса