Татарстанда агач йорт янган, һәлак булучы бар
Татарстанның Арча районында шәхси йорттагы янгында 50 яшьлек ир-ат һәлак булган.
Татарстанның Арча районында шәхси йорттагы янгында 50 яшьлек ир-ат һәлак булган. Фаҗига Күпербаш авылында булган, дип хәбәр итә ТР гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте.
Ут бер катлы бүрәнә бинаны чолгап алды. Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил иткән. Һәлак булучының гәүдәсен янгын сүндерү вакытында тапканнар.
Ведомство мәгълүматлары буенча, булган хәлнең башлангыч сәбәбе — электр приборларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia