Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанның күп балалы гаиләләре 55 меңнән артык җир кишәрлеге алды

Кишәрлекләр алу өчен чиратта 72 мең гаилә тора.

Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская дәүләт советы утырышында республикада 55,4 меңнән артык күп балалы гаиләне җир кишәрлекләре белән тәэмин итүләре турында сөйләде. Бу чара «Гаилә» милли проекты кысаларында эшли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.

Кишәрлекләр алу өчен чиратта 72 мең гаилә тора. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча республиканың кайбер районнарында участоклар бирү процедурасында кайбер кыенлыклар ачыкланды. Дәүләт хезмәтләре порталы аша документларны рәсмиләштерү процессын гадиләштерү һәм гражданнарга җир кишәрлеген сайлау турында мәгълүмат бирү ысулларын киңәйтү буенча тәкъдимнәр эшләнде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса