Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Бакый Урманченың туган көненә «Хәзинә» галереясе аның картиналары күргәзмәсен тәкъдим итә

Күргәзмә 25 февральдә эшли башлый.

«Хәзинә» милли сәнгать галереясе, музейның Казан Кремлендәге филиалы, ТАССР һәм РСФСР халык рәссамы Бакый Урманче туган көнгә аның әсәрләренең даими эшләүче экспозициясен яңарта. Рәссам, исегезгә төшерәбез, 1897 елның 23 февралендә туган. Күргәзмә 25 февральдә эшли башлый.

Татарстан музей фондлары картиналарын галерея залларында хәзер Урманче әсәрләре белән тулыландырачаклар, алар күбесенчә рәссам Урта Азиядә яшәгән вакыттагы Мәрҗани фонды (Мәскәү) коллекциясеннән, шулай ук Казан музей комплексы җыентыгыннан (элеккеге «Казан»милли – мәдәни үзәге). Моннан тыш, Урманче гаиләсе архивыннан документлар һәм фотосурәтләр тәкъдим ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса