Татарстан «Профессионаллар» чемпионатында компетенцияләр саны буенча яңа рекорд куйды
Республикада узган «Профессионаллар» Бөтенроссия чемпионатының төбәк этабы нәтиҗәләре буенча 352 компетенция теркәлде. Бу — ярышлар тарихындагы иң югары күрсәткеч.
Татарстанда «Профессионаллар» чемпионатының төбәк этабы тәмамланды. «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында оештырылган чарада 352 компетенция буенча ярышлар узды. Бу күрсәткеч әлеге чемпионатлар тарихында иң югарысы булып санала. Мәгълүматны Профессиональ компетенцияләрне үстерү үзәге матбугат хезмәте таратты.
Үзәкнең генераль директоры Эмиль Гобәйдуллин сүзләренчә, узган ел бу сан 329 иде. Быел федераль оператор исемлегенә нигезләнеп, компетенцияләр структурасы яңартылды. Нәтиҗәдә, зоотехникадан алып цифрлы трансформациягә кадәр 26 яңа юнәлеш өстәлде.
Чарада катнашучылар саны да зур булды. Гомумән, 6392 кеше үз көчен сынады. Алар арасында 1932 конкурсант (шул исәптән 639 юниор), 1932 эксперт-остаз, 277 баш эксперт, 388 индустриаль эксперт, 50 эксперт-методист, 47 озата баручы, 349 техник администратор һәм 1417 волонтер бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia