Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Муса Җәлилнең юбилей елы: Казанда һәм республикада масштаблы чаралар планлаштырылган

Герой-шагыйрьнең тууына 120 ел тулу уңаеннан Татарстанның башкаласында һәм районнарында күпсанлы мәдәни-белем бирү чаралары оештырылачак. Юбилей программасында — уникаль күргәзмәләр, «Моабит дәфтәрләре»нең төп нөсхәсен күрсәтү, халыкара конференция һәм документаль фильм күрсәтү.

Татарстан Милли музее тарафыннан «Муса Җәлил: батырлыкка күтәрелү» исемле күчмә күргәзмә әзерләнгән. Экспозициядә шагыйрьнең тормыш юлын чагылдырган уникаль фотосурәтләр, архив документлары, шәхси әйберләре урын ала. Кызыклы яңалык булып Җәлил шигырьләренең QR-кодлар аша тыңлау мөмкинлеге тора. Февраль аенда күргәзмә IT-паркта, Галиәсгар Камал театрында, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында эшләячәк, аннан соң республиканың төрле районнарына юл тотачак.

15 февраль — шагыйрьнең төгәл туган көнендә беренче мәйдандагы һәйкәлгә чәчәкләр салу мәрасиме белән старт алачак. Төп вакыйгаларның берсе — Милли музейда «төп нөсхә» көне. Биредә сакланган «Моабит дәфтәрләре»нең оригиналы тантаналы рәвештә сейфтан чыгарылачак. Бу мизгелне Росгвардия сакчылары озата бара, ә кулъязманы Россиянең атказанган укытучысы Стэлла Габдрахманова тәкъдим итәчәк.

Программада шулай ук «Җәлил» операсыннан өзек (башкаручы Ирек Хаммадиев), Муса Җәлилнең кызы Чулпан Җәлилованың чыгышы, «Җәлил укулары» конкурсында җиңүчеләрнең шигырь башкаруы планлаштырылган. Экскурсия барышында кунаклар 1930-1940 еллардагы Җәлиловлар гаиләсенең уникаль фотоальбомын да күрә алачак. Күргәзмә 22 апрельгә кадәр эшли.

Шул ук көнне 13:00 сәгатьтә «Татаркино» «Батырлык гасырларда кала» документаль фильмын тәкъдим итә. Картинада фашист концлагерьларында да рухы сынмаган шагыйрь-солдатның фаҗигале язмышы яктыртыла.

25-26 февральдә КФУ базасында «Җәлил укулары» Бөтенроссия фәнни конференциясе узачак. Әдәбият белгечләре, тарихчылар, музей хезмәткәрләре Җәлил иҗатының заманча культурада урыны, сугыш хатирәләрен саклау, мемориаль мирасны музей экспозицияләрендә чагылдыру кебек актуаль мәсьәләләрне тикшерәчәк. Яшь волонтерлар конференция кунаклары өчен шагыйрьнең Музей-фатирында махсус экскурсия үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса