Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстаннан Кытайга беренче поездлар китте

Тагын дүрт состав бу маршрут буенча февральдә юл тотачак.

Беренче поездлар Татарстаннан Кытайга озатылды. Бу хакта Горький тимер юлы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Тихорецкая станциясеннән 50әр вагонлы ике состав киткән, алар 7,4 мең тонна продукция ташый. Йөк Октябрь тимер юлының Высоцк станциясенә килеп җиткәч, аны диңгез юлы белән Кытайның төп портларына җибәрәчәкләр.

"Әлеге транспорт маршрутының әһәмияте йөкне китерү графигының тотрыклылыгына бәйле. Юлда вакыт 11 тәүлек тәшкил итәчәк", - дип ачыклык керттеләр Горький тимер юлында.

Тагын дүрт состав бу маршрут буенча февральдә юл тотачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса