Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Фәрит Мөхәммәтшин Һиндстанның Казандагы беренче Генераль консулы белән очрашты

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Һиндстанның Казандагы генераль консулы Джейсундхар әфәнде белән очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Парламент башлыгы Джейсундхар әфәндене Һиндстанның яңа генконсуллыгы башында дипломатик миссия башлану белән котлады һәм бу җаваплы постта уңышлар теләде.

"Бөтен Россия тарихы дәвамында без сезнең илегезгә, бай һәм үзенчәлекле Һинд мәдәниятенә зур хөрмәт белән карадык. 8 дистә ел дипломатик мөнәсәбәтләр вакытында Россия-Һиндстан һәм Татарстан-Һиндстан арасында тыгыз элемтәләр урнашты. Казанда Һиндстанның генераль консуллыгын булдыру Татарстан һәм Һиндстан халыкларының сәүдә-икътисадый һәм мәдәни-гуманитар хезмәттәшлеген һәрьяклап үстерүгә үз өлешен кертәчәк, республикаларның бизнес-бергәлекләре өчен конкрет уңай нәтиҗәләргә ирешәчәк», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Һиндстан арасында тыгыз гуманитар хезмәттәшлек урнашкан. Ул искәрткәнчә, хәзерге вакытта республикада 300дән артык Һиндстан кешесе яши, республика вузларында меңгә якын кеше белем ала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса