Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда урманнарны торгызу эшләре актив бара

Татарстанның урман фонды бүген 1,6 миллион гектардан артык мәйданны били. Республиканың гомуми мәйданының 22,5% ы урманнарга туры килә. Бу турыда бүген Казанда узган Урман хуҗалыгы министрлыгының йомгаклау коллегиясендә ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров хәбәр итте.

Министр сүзләренчә, узган елда урман хуҗалыгы эшчәнлегенең төп юнәлеше «Экологик иминлек» дәүләт проекты кысаларындагы «Урманнарны саклау» федераль проектын гамәлгә ашыру булган. Аның төп күрсәткече – киселгән яки юкка чыккан урманнар урынына яңа утыртмалар салу күләме. 100% тәшкил итәргә тиеш булган бу норма артылып үтелгән.

Шулай ук, республика проектының урман җирләренә яңа утыртмалар кертү индикаторы да уңышлы үтәлгән. Моның өчен 2,5 мең гектар мәйдандагы яшь агач культуралары урман фондына күчерелгән.

Равил Кузюров 2030 елга кадәр өч төп юнәлештә дә билгеләнгән максатларга ирешү вазифасы барлыгын билгеләде.

Урман фонды җирләрендә узган елда 2,8 мең гектарда торгызу эшләре башкарылды, шул исәптән «Экологик иминлек» проекты ярдәмендә 1,6 мең гектар мәйданда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса