Татарстанлылар Корбан һам Ураза гаетләрендә ял итәчәкме?
Татарстанда 2026 елда Ураза һәм Корбан бәйрәмнәрен бәйрәм итү көннәре билгеләнде. Тиешле указ ТР Хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.
Республикада изге Рамазан ае 19 февральдә башлана һәм, документ нигезендә, 20 мартта Ураза бәйрәме белән тәмамлана. Тагын бер бәйрәм-Корбан гаетен 27 майда билгеләп үтеләчәк. Бу көннәрдә эшләмәячәкбез.