Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан машина йөртүчеләрен кисәтәләр: бозлавык барлыкка килү ихтималы зур

Һава торышы начарлана.

19 гыйнварда, Татарстанда һава шартларының начараюы фаразлана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Иртән, көн ахырына кадәр республикада урыны белән, Казанны да кертеп, бозлавык барлыкка киләчәк.

Элегрәк метеорологлар дүшәмбе көнне төбәк территориясендә уртача кар явуы һәм -5-10 градус булачагы турында сөйләделәр. Кайбер урыннарда бураннар булуы ихтимал.

Синоптикларның беренчел мәгълүматларына караганда, атна башында Татарстан кабат атмосфера фронтлары хакимиятендә булачак. Температура фонының акрынлап күтәрелүе дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса