Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстан бизнесы ЦТС Биржасында рекорд куйды

Татарстан компанияләре оештырылган сәүдә өчен ЦТС Биржасын күбрәк сайлый. 2025 елның нәтиҗәләре буенча, биржа аша төзелгән контрактларның гомуми күләме 10 млрд сумны узып, рекорд күрсәткечкә ирешкән.

Татарстан компанияләре сәүдәләрен оештыру өчен ЦТС Биржасын барган саен активрак куллана. Россиянең иң заманча цифрлы сәүдә мәйданчыкларының берсе 2025 елның җиңүләрен игълан итте: республика ширкәтләре биржа аша гамәлгә ашырган операцияләрнең гомуми күләме 10 миллиард сум чиген үтте.

Нәтиҗәләр күрсәткәнчә, төбәк бизнесы тәэмин итү һәм сатып алу процессының уңайлы, ачык һәм куркынычсыз ысулы итеп биржа механизмнарын таный. Оештырылган сату-алу ачык көндәшлек һәм ышанычлы килешүләр тәэмин итә, чыгымнарны киметә һәм бизнес нәтиҗәлелеген арттыра.

Катнашучыларның кызыксынуы саннар белән раслана: биржа аша 175 подрядчы һәм 308 тәэмин итүче тоташтырылган, төзелгән контрактлар саны 10 меңнән артып киткән. Ышаныч динамикасы да үсеш күрсәтә – декабрь аенда генә Татарстаннан 168 яңа оешма мәйданчыкта теркәлеп, сәүдә мөмкинлеген алган.

«2025 елның җыелма күрсәткечләре – Татарстан бизнесының дәүләт сатып алулары һәм коммерцияле тәэмин итүдә заманча цифрлы карарларга ышанычы артуының ачык дәлиле. Без төбәк предприятиеләре биржаны законнарны үтәү өчен генә түгел, ә логистиканы яхшырту, чыгымнарны кәметү һәм ышанычлы партнёрлар табу өчен көчле корал итеп күрә башлавын күзәтәбез», – дип бүленде ЦТС Биржасы генераль директоры Виталий Хәйруллин.

Сатулар күләме буенча лидер булып төзелеш материаллары сегменты тора (9,5 млрд сум). Аннан соң металлар (500 млн сумнан артык) һәм агач материаллары (100 млн сумнан артык) килә.

«ЦТС Биржасы» АҖ – Россиянең төп цифрлы сәүдә мәйданчыкларының берсе, теләсә нинди масштабтагы бизнес өчен оештырылган сату-алу мөмкинлеген тәэмин итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса