Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең кайбер категорияләре айлык акчалата түләү алырга хокуклы
Социаль ярдәмнең бу чарасы махсус дәүләт яклауына мохтаҗ гражданнар өчен каралган.
Айлык акчалата түләүгә инвалидлыгы билгеләнгән гражданнар, сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, шулай ук һәлак булган сугыш хәрәкәтләрендә катнашучыларның туганнары хокуклы. Шулай ук Бөек Ватан сугышы вакытында балигъ булмаган яшьтә фашист концлагерьларында булган затларга һәм техноген аварияләр яки атом-төш сынаулары нәтиҗәсендә радиация тәэсиреннән зыян күргән гражданнарга түләү каралган.
Алучыларның аерым категориясе булып СССР һәм Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары һәм РФ Хезмәт Геройлары, шулай ук Дан һәм Хезмәт Даны орденнарының тулы кавалерлары тора.
Әгәр граждан бер законда каралган берничә нигез буенча түләү алырга хокуклы булса, акчалата ярдәм аларның берсе буенча гына билгеләнә — түләүнең иң зур күләме. Түләүләрне билгеләү өчен нигезләр төрле норматив актларда беркетелгән очракта, граждан айлык акчалата түләүне нинди нигез буенча алачагын мөстәкыйль сайлый ала.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia