Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Казан торакны файдалануга тапшыру буенча Россия лидерлары рәтенә керде

Казан төзелеш тармагындагы позициясен ныгыта.

Казан торакны файдалануга тапшыру буенча Россия лидерлары рәтенә керде
Эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан башкарылган төзелеш эшләре 104,4 млрд сумга җиткән.  Казан төзелеш тармагындагы позицияләрен ныгытты һәм тугыз ай нәтиҗәләре буенча торак тапшыру буенча Россиянең эре шәһәрләре рейтингында икенче урынны алды. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров хәбәр иткәнчә, эре һәм урта предприятиеләр тарафыннан башкарылган төзелеш эшләре 104,4 млрд сумга җиткән — бу чагыштырма бәяләрдә узган ел белән чагыштырганда 123%.

Хисап чорында 998 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган. Күрсәткеч узган елгыдан 8,7% ка түбәнрәк булса да, мэриядә еллык план үтәләчәк дип ышаналар. Гомумән алганда, шәһәрдә 348,5 мең кв. м мәйданда 6 670 фатир барлыкка килгән, шуларның 70,2 мең кв.м социаль ипотека программалары буенча төзелгән.

Торакның зур өлешен халык үзе төзегән: үз акчалары һәм кредитлары хисабына казанлылар гомуми мәйданы 649,5 мең кв. м булган 3 987 шәхси йорт төзегән-бу барлык файдалануга тапшырылган йортның 65% ы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса