Татарстанда яшәүчеләрнең яртысыннан артыгы гриппка каршы прививка ясатты
Татарстан халкының яртысыннан артыгы гриппка каршы прививка ясатты.
Татарстан халкының 51 проценты гриппка каршы вакцинация узган. Бу турыда «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.
26 ноябрь хәле буенча, республикада вакциналау дәвам итә. «Хәзергә вакцина запасы бар, шуңа күрә шикләнүче яки вакцинацияне кичектергән кешеләр дә прививка ясатып кала ала», – дип белдерде Любовь Авдонина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia