Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

2026 елда Татарстанда иң кыска эш атнасы булачак

2026 елда Татарстан халкы өчен иң кыска эш атнасы 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр булачак.Бу атнада барлыгы өч көн генә эшләргә туры киләчәк, ә калганнары – ял көннәре булачак.

2026 елда Татарстанда иң кыска эш атнасы 3 көн генә булачак

Татарстан халкы 2026 елның ноябрендә иң кыска эш атнасын көтә. 2 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр дәвам иткче атнада барлыгы өч көн генә эшләргә туры киләчәк, ә калганнары – ял көннәре.

Моның сәбәбе – бәйрәмнәр. 2 ноябрь, дүшәмбе – гадәти эш көне. 3 ноябрь, сишәмбе – бәйрәм алдыннан кыска көн булачак, чөнки 4 ноябрь, чәршәмбе – Халыклар бердәмлеге көне.

5 ноябрь, пәнҗешәмбе дә бәйрәм алдыннан кыска көн булып яңгырый, чөнки 6 ноябрь, җомга – Татарстан Конституциясе көне. 7-8 ноябрьдә (шимбә, якшәмбе) исә татарстанлылар өчен гадәти ял көннәре булачак.

Шулай ук, 2026 елның 28-30 декабрь көннәрендә дә өч көнлек эш атнасы көтелә, ләкин бу очракта эш көннәре кыскартылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса