Татарстанда юл эшләренә 2025 елда 82,2 млрд сум юнәлдерелгән
Татарстанда юл эшләре тулы куәтенә башкарыла.
Татарстанда төбәк һәм җирле автомобиль юлларын төзекләндерү һәм төзүгә быел 82,2 млрд сум юнәлдерелгән, шул исәптән 7,9 млрд сум федераль бюджеттан бүлеп бирелгән. Бу хакта ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов ТР хөкүмәте йортында узган брифингта хәбәр итте.
"Бу ел Татарстан өчен бик әһәмиятле булды. Бездә мондый күләмдә беренче мәртәбә юл челтәре программасы гамәлгә ашырылды, яңа ярдәмче программалар барлыкка килде", - дип сөйләде ул.
Хәнифов билгеләп үткәнчә, эшкә муниципалитетларның юл фондыннан 1,6 млрд сумнан артык акча җибәрелгән.
Моннан тыш, быел торак пунктларга төбәк автомобиль юлларын туфрактан вак таш-ком катнашмасына күчерүгә өстәмә рәвештә 1 млрд сум бүлеп бирелгән. Эшләр 14 муниципалитетта гомуми озынлыгы 37 км дан артык булган 15 объектта башкарылган. «Бу программа алга таба да үсәр дип ышанам", - дип ассызыклады министр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia