Чаллы табиблары ир-атның вакланып беткән теш казнасын торгызган
Табиблар ир-атның авызын тишкән һәм авызында кисәкләргә сыныр беткән теш казнасын торгызганнар, дип хәбәр иттеләр автокаланың шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.
Чаллы табиблары ир-атның вакланып беткән теш казнасын торгызган
Уникаль операцияне Яр Чаллының 5 нче номерлы шәһәр хастаханәсендә уздырганнар. Табиблар ир-атның авызын тишкән һәм авызында кисәкләргә сыныр беткән теш казнасын торгызганнар, дип хәбәр иттеләр автокаланың шәһәр сәламәтлек саклау идарәсендә.
30 яшьлек ир-ат сүзләренчә, беренче теш сөяген ул 4 ел элек сугышканда сындырган, шуннан соң теш сөяге туп-туры авызга чыккан һәм тырпаеп торган. Тагын бер сугышканнан соң, сөяк уртка кире керә. Ә өченчесеннән соң - яңадан чыга, чери башлый һәм авызында кисәкләргә бүленеп чыга.
Больницаларда ир-ат рәтләп дәваланмаган һәм бары тик быел гына үз сәламәтлеге белән җитди шөгыльләнергә карар кылган.
Тикшерү пациентның җәрәхәтләр төзәлгәндә катлауланулары, шул исәптән теш казнасының сөяк тукымасының ялкынсынуы һәм җимерелүе белән үлекле некротик процесс барлыкка килүен күрсәткән. Беренчел диагноз-уң яктагы аскы казналык дефекты. Аның тыгылуы вакытында йөз деформацияләнә.
Сөякне торгызу өчен, кабыргасы асты сөягеннән алынган трансплантат кулланырга булалар. Операцияне бер үк вакытта ике хирург бригадасы башкара. Табиблар сүзләренчә, мондый уникаль операция Яр Чаллыда беренче тапкыр уздырылган.
Пациент тиз терелгән, аның теш казнасы тулысынча төзәлгән. Ир-ат сәламәт яшәү рәвеше алып бара һәм теш имплантациясенә язылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia