Татарстанда волонтерлар саны 220 меңгә якынлашты
Татарстанда «Добро.рф» федераль платформасы буенча 219 241 меңнән артык волонтер теркәлгән.
Респуликада 5 меңнән артык волонтерлар оешмасы эшли, ә иреклеләр 18 төрле юнәлештә эш алып бара. Бу мәгълүматны Татарстанның Яшьләр эшләре министрлыгы бирде.
Республика буенча 33 «Добро.Центр» эшли. Бу үзәкләр иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә теләүчеләрне берләштерә, аларга ярдәм күрсәтә һәм проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итә.
Шулай ук, барлык 45 муниципаль берәмлектә дә волонтерлык үзәкләре эшләвен дәвам итә.
Республикада волонтерларга 1650 системалы ярдәм күрсәтелә. «Добро.рф» платформасы ярдәмендә бу эшчәнлеккә ярдәм итү оештырылган.
«Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» коммерцияле булмаган оешмасы биш ел дәвамында волонтерлыкны үстерүгә ярдәм итә. Оешма тарафыннан түбәндәге проектлар гамәлгә ашырыла:
· «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика премиясе (5 ел эчендә 1756 гариза кабул ителде);
· Муниципаль үзәкләргә ресурс ярдәме бәйгесе (6 ел эчендә 552 берәмлек җиһаз, 760 бизәү элементы, 65 меңнән артык брендлы продукция тапшырылган);
· Массакүләм мәгълүмат чаралары өчен «Эфирда яхшылык» бәйгесе (5 ел эчендә волонтерлык турында 44 меңнән артык мәкалә басылган);
· Муниципаль берәмлекләр вәкилләре өчен семинарлар (ел саен 200 кеше катнаша);
· «Мәрхәмәтле Татарстан» Республика гражданнар форумы (быел 2000 катнашучы көтелә);
· Волонтерлар өчен «#НаДобройВолне» форумы (ел саен 100 кеше катнаша);
· «Язгы яхшылык атнасы» һәм «Көзге яхшылык атнасы» акцияләре (5 ел эчендә 210 мең волонтер катнашында 1 млннан артык катнашучы);
· «Добрый» лагере (59 чара уздырылды, 3951 кеше катнашты).
Шулай ук, гуманитар миссияләр үткәрелә. Республика буенча 86 склад эшли, 1859 волонтер теркәлгән. Добро.Логистика сервисы ярдәмендә 204,87 кг гуманитар йөк ташылды.
«Волонтерлык – безнең йөрәк эше. Көн саен меңләгән кеше игелек өчен эшли. Безнең бурыч – бу юлны җиңеләйтү һәм күбрәк кешене җәлеп итү», – дип билгеләде «Татарстанның үзиреклелек мәгълүмати-ресурс үзәге» башкарма директоры Айрат Мөбәрәкшин.
Ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның, хөкүмәтнең һәм яшьләр эшләре министрлыгының ярдәмен югары бәяләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia