Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Үзмәшгульләр Татарстанга 10 млрд сум акча китерде

Татарстанда үзмәшгуль гражданнар институты үсә, камилләшә.

Үзмәшгульләр Татарстанга 10 млрд сум акча китерде

Татарстанда үзмәшгуль гражданнар институты үсүен дәвам итә. Дәүләт Советы Президиумы утырышында Леонид Якунин тәкъдим иткән соңгы мәгълүматлар буенча, төбәктә 432 меңнән артык үзмәшгуль теркәлгән, алар 173 млн чектан артык формалаштырган. Үзмәшгульләрнең гомуми кереме 272 млрд сумнан артык тәшкил иткән, ә түләнгән салымнар суммасы 10,3 млрд сумга җиткән.
Якунин билгеләп үткәнчә, узган ел Татарстан эшмәкәрлеккә ярдәм фонды «Үзмәшгульләр» программасы кысаларында 16,4 млн сумлык 57 микрозайм биргән. Гарантия фонды 2,9 млн сумлык 25 поручительлек биргән, шулай ук 2025 елда дәүләт гарантиясе астына 6,7 млрд сум җәлеп иткән.

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үзмәшгульләр өчен салым режимын камилләштерү кирәклеген билгеләп үтте. Һөнәрчеләр эшчәнлеген хокукый җайга салуга аерым игътибар биреләчәк.

Һөнәрчеләрнең хокукый статусын һәм аларның мәҗбүри маркировкаланырга тиеш булмаган продукция исемлеген билгеләячәк закон проектын эшләү йөкләнде инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса