Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

«Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясе Татарстанда яшәүче 40 меңгә якын балага ярдәм итәчәк

Әлеге масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә.

Татарстанда «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» масштаблы хәйрия акциясе дәвам итә. Ул күп балалы гаиләләрдә, махсус хәрби операция катнашучылары гаиләләрендә тәрбияләнүче һәм тәрбиягә алынган балаларга ярдәм итүгә юнәлтелгән. Быел 40 меңгә якын укучыга ярдәм күрсәтеләчәк, дип хәбәр итте ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина. Аның сүзләренчә, 47 222 беренче сыйныф укучысының 8 меңнән артыгы ярдәмгә мохтаҗ. Мәктәп комплектлары шулай ук республиканың барлык районнарындагы 2-11 сыйныф укучыларына тапшырылачак. Бу хакта «Бердәм Россия»нең Татарстандагы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген акциягә РФ Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова да кушылды. Ул махсус хәрби операция катнашучыларының гаиләләре белән аралашты. Алар арасында Хидировлар гаиләсе дә булды. Гаиләдә биш бала, шуларның икесе – мәктәп укучысы. Светлана Хидирова көллияттә укытучы булып эшли. Аның ире хәзерге вакытта яраланганнан соң дәвалана.

Депутат шулай ук Мария Әхмәтҗанова белән дә очрашты. Аның кызлары Аделина һәм Амелия уку елына әзерләнә. Кызларның әтисе Руслан махсус операция зонасында һәлак булган. Алты бала тәрбияләүче Измайловлар гаиләсе дә программада катнашты.

«Соңгы елларда без әтиләре хәрби хәрәкәтләр зонасында булган гаиләләргә зур игътибар күрсәтәбез. Бу гаиләләрнең башлыгы бүген безнең Россия мәнфәгатьләрен яклый, сәламәтлеге, патриотлыгы, батырлыгы белән Россиянең иң көчле һәм җиңелмәс ил булуын исбатлый. Без геройларыбызга ярдәм күрсәтергә, шул исәптән аларның балаларына булышырга тиеш», – дип ассызыклады Татьяна Ларионова.

«Әтиләре әйләнеп кайтмаган яки яраланып кайткан гаиләләргә аеруча зур игътибар бирелә. Шуңа күрә ярдәмгә мохтаҗ балалар саны арта бара», - дип билгеләде ул.

Казан Мәгариф идарәсенең тәрбия һәм өстәмә белем бирү бүлеге башлыгы Лилия Арсланова әйтүенчә, мәктәп җыелмаларын тапшыру 20 августта башланачак һәм республика башкаласының мәдәни үзәкләрендә узачак. Татарстан шефлыгындагы Лисичанск һәм Рубежное балаларына да ярдәм күрсәтеләчәк.

Яңа уку елы башланыр алдыннан Луганск Халык Республикасына мәктәп кирәк-яраклары белән чираттагы гуманитар йөк җибәреләчәк. «Авыр, катлаулы булуга карамастан, бу чәчәкне карыйлар, аны балалар карый, һәм ул, чәчәк, яраланган булуга карамастан, кешеләрне сөендерүдән туктамый. Биредә балалар да яраланган, аларның күңелләре яралы», - дип искә алды Татьяна Ларионова Рубежное шәһәрендәге мәктәпләрнең берсенә сәфәрен.

«Яңа территорияләрдә ярдәмгә мохтаҗ балалар бар. Без Татьяна Петровна белән бергә инде өченче ел Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренең 1 сыйныфтан алып 11 сыйныфка кадәр барлык балаларын мәктәп җыелмалары белән тулысынча тәэмин итәбез. [...] Республика шефлыгындагы территорияләргә килгән чакта урамда безнең рюкзакларны таккан балаларны күрү бик күңелле. Без бу эшне һичшиксез дәвам итәчәкбез», - диде «Бердәм Россия» партиясенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Марат Сәмигуллин.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/maktapka-yenyrga-yardam-it-akciyase-tatarstanda-yasauce-40-menga-yakyn-balaga-yardam-itacak-5908507

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса