Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Татарстанда яшәүчеләр 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлый

Быел 464 ишегалды яңартылачак.

Казанда 2026 елда төзекләндерү өчен иҗтимагый киңлекләрне сайлау буенча онлайн-тавыш бирү дәвам итә. Татарстан башкаласындагы 32 парк һәм скверның берсе өчен 12 июньгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

Тавыш бирүдә 14 яшьтән өлкәнрәк барлык татарстанлылар да катнаша ала, иҗтимагый киңлекләр өчен ТР Дәүләт хезмәтләре порталында яисә «ТР Хезмәтләре» мобиль кушымтасында тавыш бирергә була.

Тавыш бирүдә форматлары һәм функционалы белән аерылып торган төрле иҗтимагый киңлекләр тәкъдим ителгән. Алар арасында Дәрвишләр бистәсендәге скейт-парк, Тебриз скверы, Яңа Савин районында Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләргә багышланган сквер, шулай ук «Молодежный» скверы (анда кичә татар шагыйре, фронтовик Фатих Кәримгә һәйкәл ачылды) бар. Тавыш бирүдә Совет районындагы Нокса урманы һәм Вахитов районындагы Түбән Кабан күле яр буеның өченче чираты да тәкъдим ителгән.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, казанлылар шул ук тавыш бирүдә киләсе елга «Безнең ишегалды» программасына өстенлекле керү мөмкинлегенә ия булачак үз ишегалдын сайлый, шулай ук шәһәр киңлекләрен үзгәртү турында фикерен калдыра һәм берничә сорауга җавап бирә ала.

2025 елда 464 ишегалды территориясен төзекләндерү күздә тотыла, асфальт-бетон өслеген ремонтлауның гомуми мәйданы 590 мең квадрат метрдан артып китәчәк. Алты ел эчендә, агымдагы елны исәпкә алып, ТР Рәисенең «Безнең ишегалды» программасы кысаларында 2742 йорт яны территориясе тәртипкә китереләчәк.

Искәртеп үтәбез, Россиядә барлык өлкәләргә диярлек кагыла торган яңа илкүләм проектлар старт алды. Быел Татарстанда аларның 12се гамәлгә ашырылачак. Тавыш бирү «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында үткәрелә.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-yasaucelar-2026-elda-tozeklanderu-ocen-itimagyi-kinleklarne-sailyi-5905728

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса