Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов җәй көне Татарстанның төрле чаралар узачак паркларына килергә чакырды

....

  •  
  •  
  •  
  •  

1 июньнән 31 августка кадәр Татарстан паркларында мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре һәм концертлар узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов телеграм-каналында хәбәр итте һәм татарстанлыларны ял итү, саф һавада йөрү өчен паркларга килергә чакырды.

«Бүгеннән башлап җәй буе Татарстан паркларында балалар өчен мастер-класслар, спорт уеннары, китапханә кичәләре, концертлар узачак. Җәйне Татарстанда үткәрик», - дип язган республика җитәкчесе.

Ул республикада инде 10 ел җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте.

«Бу вакыт эчендә без 400 объектны тәртипкә китердек. Җәйне Татарстанда уздырырга вакыт! Барыгызны да республика паркларына чакырабыз!» - дип язган ТР Рәисе. Искәртеп үтәбез, афишадан күренгәнчә, Татарстанда җәйге сезонга бик күп чаралар планлаштырылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/rostam-minnexanov-ai-kone-tatarstannyn-torle-caralar-uzacak-parklaryna-kilerga-cakyrdy-5905533

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса