Татарстанда илкүләм проект ярдәме белән 6 ел эчендә 1,1 млрд сумлык грант ярдәме күрсәтелгән
Проект ярдәмендә республикада 500дән артык яңа эш урыны булдырылган.
Татарстанда «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проекты кысаларында соңгы 6 елда яңа эш башлаган 342 эшмәкәргә «Агростартап» дәүләт программасы аша гомуми күләме 1,1 миллиард сумлык грант бирелгән. Бу турыда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Проект ярдәмендә республикада 500дән артык яңа эш урыны булдырылган. Мөгезле эре терлек саны 10 меңгә арткан, шул исәптән: сыерлар – 4 мең, атлар – 500, кош-корт – 150 мең, сарыклар – 3 мең баш.
Авыл хуҗалыгында бизнес ачу өчен Саба, Мамадыш, Кукмара һәм Нурлат районнары иң күп грант алган (18дән 22гә кадәр). Югары Ослан, Менделеевск, Яшел Үзән, Әлмәт һәм Актаныш районнары 1-2 грант кына алган.
Илкүләм проекты ярдәмендә 82 кооператив гомуми күләме 1 миллиард сум булган субсидиягә ия булган. Үткән елны 54 кооператив 254 миллион сумлык ярдәм алган.
2019-2024 елларда республика хуҗалыклары субсидияләр ярдәмендә 206 мең тонна сөт, 30 мең тонна ит, 542 мең баш кош-корт, 657 баш мөгезле эре терлек, 504 мең үсенте, эшкәртү өчен 66 берәмлек җиһаз, 39 махсус автомобиль һәм 36 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.
2025 елда кече хуҗалыкларга ярдәм итү өчен 1 миллиард 350 миллион сум күләмендә ярдәм чаралары планлаштырылган. Бу күләм 2024 ел белән чагыштырганда 170 миллион сумга артык. Бу акча федераль һәм республика бюджетларыннан бүленәчәк һәм 15 юнәлешкә таратылачак. Республика шәхси хуҗалыкларны үстерүгә аерым игътибар бирә. Ел саен ярты миллиард сумлык ярдәм күрсәтү – ил күләмендә сирәк очраклардан.
2025 елдан Россиядә яңа илкүләм проектлар башлана. Алар тормышның барлык өлкәләрен колачлый. Татарстанда 12 илкүләм проекты гамәлгә ашырылачак: «Гаилә», «Яшьләр һәм балалар», «Дәвамлы һәм актив тормыш», «Тормыш өчен инфраструктура», «Экологик иминлек», «Кадрлар», «Нәтиҗәле икътисад», «Азык-төлек иминлеге», «Туризм», «Халыкара кооперация», «Мәгълүматлар икътисады» һәм «Пилотсыз авиация». Бу проектлар 59 миллиард сумлык инвестицияләрне күздә тота.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа