Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда илкүләм проект буенча транспорт агымын күзәтүче 500 детектор урнаштырылган

...

Татарстанда «Имин һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты буенча интеллектуаль транспорт системаларын (ИТС) гамәлгә кертүгә 2024 елда 141 миллион сумнан артык акча тотылганлыгын хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.

ИТС төбәкнең юл-транспорт инфраструктурасын комплекслы үстерү кысаларында 300 меңнән артык халык яши торган шәһәр агломерацияләрендә файдаланыла.

Шул уңайдан 19 светофор объектында юл хәрәкәте белән автоматлаштырылган идарә системасы көйләп куелган. Җиһазландырылган 13 объект – Казан агломерациясендә, 6сы – Чаллыныкында. Моннан тыш, барлык ИТСны берләштерә торган «Транспорт системасы белән идарә итүнең бердәм платформасы» автоматлаштырылган мәгълүмат системасын үстерү юнәлешендә (эш тизлеген арттыру, видеоагымнарны интеграцияләү) эшләр башкарылган.

Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-ilkulam-proekt-buenca-transport-agymyn-kuzatuce-500-detektor-urnastyrylgan-5897340

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса