Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Миңнеханов: Кырымның Россия белән яңадан кушылуы - илебез тормышында зур вакыйга

Дүшәмбе безнең ил тормышында Кырымның Россия белән кушылуының 10 еллыгы билгеләп үтелә.

Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Хөкүмәт Йортында узган бүгенге киңәшмәдә әйтте. Видео республика җитәкчесе порталында чыкты.

«Дүшәмбе, 18 мартта, без Кырымның Россия белән кушылуының 10 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бүген Кырым, Севастополь һәм республика арасында тыгыз эшлекле мөнәсәбәтләр төзелгән. Шулай ук гуманитар, мәдәни элемтәләр үсә. Бакчасарай районы безнең шефлыкта - без алар белән даими элемтәдә. Бу илебез тормышында зур вакыйга, һәм мин барыбызны да әлеге вакыйга белән котлыйм, бигрәк тә Татарстан Республикасы 2014 елда әлеге процесслар кысаларында актив катнашты», - диде республика җитәкчесе.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса