Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Миңнеханов: Районда шартлар шәһәрнеке кебек булсын өчен Татарстанда барысы да эшләнә

...

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең Telegram-каналында Буа драма театрының яңа бинасы ачылу турында фикерен әйтте.

Татарстан Рәисе бәяләвенчә, яңа бинада иҗат коллективлары өчен барлык шартлар да тудырылган. Аерым алганда, зал 400гә якын тамашачыны сыйдыра.

«Кечкенә районнарда яшәүчеләргә зур шәһәрләрдәге кебек үк шартлар булсын өчен республикада барысы да эшләнә. Бигрәк тә театр мөһим миссияне үти — мәдәниятне популярлаштыра», — диде  Рөстәм Миңнеханов.

«Милли мирасыбызны танытуда, туган телне саклау һәм үстерүдә, киләчәк буыннарны дөрес тәрбияләүдә без сезгә зур өметләр баглыйбыз!» — диде республика җитәкчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса