Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Казанда узачак Татар яшьләре көннәренә 23 төбәктән яшьләр җыелачак

Чара быел 33 нче тапкыр уздырыла.

13-17 сентябрьдә Казанда Татар яшьләре көннәре узачак. Форум быел 33 нче тапкыр үткәрелә.

Татарстан яшьләр эшләге министры Ринат Садыйков Татар яшьләре көннәрен традицион һәм бик мөһим эш, дип атады.

«Татар яшьләре көннәре – традицион, безнең өчен бик мөһим һәм Россиянең төрле төбәкләреннән килгән татар яшьләре белән эчтәлекле эш. Максат – татар мәдәниятен, мәгарифен, татар телен һәм милли традицияләрне саклау буенча уртак эшне көчәйтү мәсьәләләрендә төрле төбәкләрдән килгән барлык татар яшьләре оешмаларын берләштерү», – диде Ринат Садыйков.

Быел форумда 23 төбәктән 18-35 яшькә кадәрге яшьләр җыелачак. «Идел» яшьләр үзәге директоры Наилә Галеева катнашучыларның сайлау этабын үтүләрен әйтте.

«Идел» оешмалар белән бик күп еллар актив эшли. Форумда катнашучылар сайлау процессын узалар. Моның өчен төбәк автономияләренә шалтыратып, аларның лидерлары белән сөйләшәбез. Берничә ай элек оешкан оешмалар да безгә шалтыратып, юлламалар, чаралар турында сорыйлар. Анысы да безне бик сөендерә. Новосибирскида берничә ай элек яңа төбәк оешмасы ачылды. Шулай булса да безгә шалтыратып, юллама алдылар. Без һәркемгә мөмкинлек бирергә телибез», – дип сөйләде Наилә Галеева.

Татар яшьләре көннәре ачылышы 13 сентябрь 13:00 сәгатьтә «Урам» паркында узачак. Ачылышта Илгиз Шәйхразиев һәм башка артистларның чыгышы көтелә.

«Идел» яшьләр үзәгенең яшьләр эшләре буенча белгече, проект кураторы Салават Кадыйров форум программасына үзгәрешләр кертелүен әйтте. Милли гореф-гадәтләрнең, уеннарның республикада ничек уздырылуы күрсәтеләчәк һәм төбәкләрдән килгән оешма җитәкчеләренә аерым ябык программа каралган.

Татар яшьләре көннәрендә остаханәләр, вокал, бию, татар теле, татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре буенча дәресләр үткәреләчәк. Катнашучыларны язучы, шагыйрьләр, мәдәният хезмәткәрләре, башкарма хакимият органнары, ТР Дәүләт Думасы һәм Дәүләт Советы депутатлары белән очрашулар көтә. Кунаклар буларак, «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты, шулай ук традицион уен коралларында уйнаучылар көтелә.

Форумда «Идел кызы», «Идел егете», «Идел моңы», «Бию йолдызы» бәйгеләре һәм Татар яшьләре көннәре лидеры да сайланачак.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса