Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

«Татар-информ» хезмәткәрләре Донбасстан кайтты

Берничә көн элек Донбасстан Казанга «Татар-информ» һәлакәтләр бүлеге мөхәррире Светлана Белова һәм агентлык фотографы Михаил Захаров кайтты.

Фронт яны торак пунктларының берсендә, фронт сызыгыннан нибары берничә чакрым ераклыкта, алар бер атна хәрбиләр белән янәшә булдылар.

Светлана Белова: 

"Махсус операция башлангач, мин дә, безнең бүлек тә безнең илдә һәм дөньяда барган вакыйгаларны күзәтеп тордык. Соңрак мобилизация белән бәйле темаларны яктырттык. Баштан ук барысын да үз күзләрем белән күрергә теләдем. Мәгълүмат бик күп һәм төрле була бит. Кайвакыт бер-берсенә каршы килә. Кешеләрнең ничек һәм нинди шартларда яшәүләрен, нәрсә турында уйлауларын, бу сугыш белән ничек яшәүләрен күрергә теләдем. Тыныч халык ачык һәм тормыш, көнкүреш турында сөйләшергә әзер. Икенче яктан, алар бик курка, бу курку күзләрдән укыла. Күпләр шунда ук аралашудан качып китәләр. Аларны аңларга мөмкин. Без үз вакытында берничә тапкыр теге яки бу торак пунктларда вәзгыятьнең һәм хакимиятнең ничек тиз үзгәрүен күрдек. Кешеләр кайвакыт түзә алмаслык шартларда яши. Барысыннан да, һәркемнән дә куркалар. Алар белән аралашу бик авыр иде. Чөнки журналист буларак минем бурычым аралашудан тыш тагын нинди дә булса видеокадрлар ясау, аларның ничек яшәвен төшерү иде. Ләкин моңа барысы да әзер түгел иде."

Михаил Захаров:
- Мондый сәяхәтләр репортаж фотографының бер өлеше. Дөресен генә әйткәндә, минем мондый тәҗрибәм беренче тапкыр. Мин аны алу өчен анда бардым. Минем кая баруыбыз турында иллюзияләр юк иде. Фронт сызыгы янында булган фотограф өчен гадәти ату билгеле бер сынау була. Зур фотоаппаратлы кешене күргән һәркем аны наводчик, дошман итеп кабул итә. Юк, Украина шпионы түгел. Күпләр басылган фото буенча аларның урынын исәпли алырлар дип курка. Хәрбиләр дә, тыныч халык та аларны фотога төшергәнне яратмыйлар, йөзләрен төшермәскә кушалар.

Әлбәттә, кайбер кыенлыклар белән очраштым-беренче чиратта кирәкле почмакны, позицияне табу. Анда, әйтик, берәү дә үлән буйлап бармый, минага басарга курка. Барысы да инде сыналган, тикшерелгән юллардан гына йөри. Фотограф буларак, миңа да кирәкле почмакны табу өчен өстәмә адым ясарга ярамый иде. Авыр, әлбәттә, кая телисең, шунда бара алмыйсың, һәркайда озата баручы белән булырга тиеш. Үзеңнеке икәнеңне күрсеннәр өчен кирәк бу. Әгәр дә озатучы булмаса,  зур проблемалар була. Фотограф өчен мондый чикләүләр кабул итү авыр. Ләкин бу минем куркынычсызлыгым өчен кирәк. 

"Татар-информ" Донбасстан репортажлар сериясен планлаштыра, алар якын арада чыга башлаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса