Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Бөтен дөньядан «Minecraft» волонтерлары Татарстанның истәлекле урыннарын тәкъдим иттеләр

Россия, Германия, Сербия һәм башка чит илләрдән катнашучылар бар иде.

Бүген " Миллиард.Татар" "Build The Earth" проектында катнашучылар белән бергә "Таткрафт" турнирына йомгак ясый. Турнир кысаларында волонтерлар Minecraft  популяр уенында Казанның һәм Болгарның иң атаклы объектларын төзеделәр.

Гран-при Slite кушаматлы кулланучы ала. Аның эше 110,5 балл җыйган. Ул Кол Шәриф мәчетен, Казан Кремленең Спасс манарасын, Болгардагы Ак мәчетне һ.б. объектларны төзи алган.

"Таткрафт» турниры ике атна, 14-30 ноябрьдә дәвам итте. Жюри һәр бина өчен башкарылган эшнең сыйфаты һәм күләменнән чыгып баллар бирде. Төзелеш масштабы, объектның катлаулылыгы, деталь дәрәҗәсе, детальгә игътибар, уникаль чишелешләр каралды.

Ике атна эчендә 150 дән артык бина төзелде, төзелеш мәйданы берничә квадрат километр виртуаль чынбарлыктан артып китте. Казан Кремле һәм Бауман урамының зур өлеше тулысынча төзелде. 

Катнашучылар арасында Россия, Германия, Сербия һәм башка якын чит ил кешеләре бар иде. Катнашучы шәһәрләр арасында Стәрлетамак, Мәскәү, Ростов-на-Дону, Ульяновск, Одинцово, Нови-сад һәм башкалар бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса