Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Рөстәм Миңнеханов: Бердәмлекне күрсәтеп, Россия Президенты карарын хуплау мөһим

"Ышанам ки, без ил алдында булган яңа чакыруларны бергәләп башкарып чыгачакбыз", – дип ассызыклады ТР Президенты.

Катлаулы халыкара хәл шартларында бердәмлекне күрсәтергә һәм Россия Президенты Владимир Путин кабул иткән карарны хупларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында белдерде.

"Донбассны саклау буенча махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул ителде. Бу шартларда без бөтен җәмгыятьне берләштерүне тәэмин итәргә, бердәмлек күрсәтергә, ил җитәкчелеге тарафыннан кабул ителгән карарны хупларга, барлык системаларның җайга салынган эшен, республика предприятиеләренең һәм учреждениеләренең тормыш – көнкүрешен тәэмин итәргә тиеш", - диде ТР Президенты.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Украинаның көньяк-көнчыгышында Киев режимы ягыннан рус халкының геноциды дәвам итүе, Россия куркынычсызлыгына яный торган Минск килешүләрен үтәүдән баш тарту сәбәпле, РФ Президенты, Югары баш командующий Владимир Путин Донецк һәм Луган халык республикаларын тану турында карар кабул иткән.

 

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса