Узган ел 7 меңнән артык татарстанлы каешын эләктермәгән килеш камерага эләккән
Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республика территориясендә юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны фото-һәм видеофиксацияләү системасын куллануны дәвам итә.
Узган елның 1 июленнән әлеге система куркынычсызлык каешын эләктермичә йөрүче машина йөртүчеләрне һәм пассажирларны таный башлады, бу юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуны аңлата. Закон буенча, мондый хокук бозу өчен 1000 сум штраф каралган.
Узган ел куркынычсызлык каешыннан башка йөргән өчен җиде мең ярымнан артык татарстанлы штрафка тартылган.
2021 ел нәтиҗәләре буенча, сулга яки тыелган урында боорылган өчен 191 меңнән артык машина йөртүчегә штраф салынды. Мондый хокук бозу өчен штраф 1000 сумнан 1500 сумга кадәр тәшкил итә.
ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, бу камераларның нәтиҗәлелеген статистика раслый. Әйтик, 2020 ел белән чагыштырганда, узган ел Казанда юл-транспорт һәлакәтләре саны 23% - ка кимегән.
"Мондый приборлар белән тәэмин итү эше Казанда гына түгел, республиканың башка шәһәрләрендә дә дәвам итәчәк. Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү кирәклеген искә төшерә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны бик игътибарлы һәм сак булырга чакыра", - дип хәбәр итте Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Юл хәрәкәте өлкәсендә административ хокук бозуларны автоматлаштырылган теркәү үзәге башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Айдар Вәлиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа