Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

"Татмедиа" АҖ журналларына һәм газеталарына ташламалы бәядән язылырга мөмкин

6 декабрьдән башлап, Россия почтасы бүлекчәләрендә 2022 елның беренче яртыеллыгына ташламалы язылу декадасы старт алды.

"Татмедиа"  газета-журналларына ункөнлек чорында 13% ташлама белән язылырга мөмкин. Ташламалы язылу декадасының инициаторы - "Россия Почтасы" акционерлык җәмгыяте. 

"Татмедиа"  укучыларга популяр "Сөембикә", "Идел", "Сәхнә" журналларына, "Казан" шәһәр журналына, "Казанские ведомости" газетасына, "Татарстан" журналына, шулай ук район вакытлы басмаларына язылырга тәкъдим итә. "Салават күпере", "Сабантуй", "Ялкын", "Көмеш кыңгырау"татар балалар басмаларына да махсус бәядән язылырга мөмкин.

Газета - журналларга язылу илнең барлык почта бүлекчәләрендә рәсмиләштерелә. Шулай ук  tatmedia.ru/podpiska сайтында өйдән чыкмыйча гына онлайн-язылудан да файдаланырга була. 

Ташламалы язылу декадасы 2021 елның 16 декабренә кадәр дәвам итәчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса