Чара 7 ноябрьдә узачак.
Татарстанда 7 ноябрьдә «Маркетплейсларның көзге марафоны» узачак. Аның кысаларында эшкуарларны OZON, Wildberries һәм KazanExpress сәүдә мәйданчыкларында эшләү нечкәлекләренә өйрәтәчәкләр.
Укуларга 300 дән артык эшмәкәр теркәлгән инде. Татарстанның бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, бизнесменнарның маркетплейс аша сәүдә белән кызыксынуы көннән-көн арта бара.
Быел маркетплейсларда Татарстаннан булган сатучылары саны 4 тапкыр арткан.