Әлмәт яңалыклары

"Әлмәт таңнары" газетасы - Әлмәт районы

18+
Татар-информ

ТР президенты авыл фельдшерларына 60 автомобиль ачкычы тапшырды

Авыл хастаханәләренә сертификат Lada Largus автомобиле алыр өчен бирелде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл җирлегендә эшләүче фельдшерларга беренчел ярдәм күрсәтү өчен 60 автомобиль ачкычын тапшыруын хәбәр итә "Татар-информ".


Казанда узган чарада Татарстанның 38 үзәк район хастаханәсе машина алды. 


«Бу транспорт бик кирәк. Без хәзер гражданнарның сәламәтлеге ни дәрәҗәдә мөһим икәнен беләбез», — диде ул. 


ТР Сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка Lada Largus моделенең 60 машинасына сертификат тапшырдылар. Бу елдан 2025 елга кадәр авылларда, шәһәр тибындагы бистәләрдә һәм 50 мең кешегә кадәрхалкы булган кече шәһәрләрдә медицина оешмаларын санитар автотранспорт белән тәэмин итү планлаштырыла. Сентябрьдә шәһәрләр һәм авыллар өчен ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү автомобильләрен тапшыру планлаштырыла, мондый мәгълүмат белән ТР Сәламәтлек саклау министры уртаклашты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса