Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Мәдәни инициативалар фонды грантлар бирүгә гаризалар кабул итүне игълан итте

Заявка кампаниясе 30 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Мәдәни инициативаларның Президент фонды грант конкурсында катнашу өчен гаризалар кабул итә башлау турында игълан итте.

«Без мәдәни инициативалар фонды сайтын эшләтеп җибәрәбез. Бу сайтта конкурс турындагы нигезләмәнең төп документын укып булачак, - дип сөйләде фонд генераль директоры Роман Карманов. - Президент Мәдәни инициативалар фонды эшчәнлегенең төп максаты-мәдәният, сәнгать һәм креатив, иҗади индустрияләр өлкәсендәге проектларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү".

Грантка дәүләт учреждениеләре, дәүләт компанияләре, сәяси партияләр, шәхси эшмәкәрләр, шулай ук муниципаль мәдәният учреждениеләреннән тыш оешмалар да дәгъва итә ала.

Конкурс нәтиҗәләре координация комитеты утырышында 15 сентябрьдән дә соңга калмыйча ясалачак.

21 апрельдә президент Владимир Путин Федераль Җыенга Юлламасында илдә Мәдәни инициативалар фонды булдырылачак, дип белдерде — ул сәнгать һәм иҗат өлкәсендәге проектларга Президент грантларын бирәчәк.

 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса