Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстанда аналар һәм балалар мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак

Чаралар циклы Халыкара балаларны яклау көненә багышланган, алар «Бердәм Россия» партиясе рәисенең Татарстан республикасындагы төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә узачак.

31 майдан 4 июньгә кадәр инстаграм (opriemnaya116) иҗтимагый кабул итү бүлмәсе битендә кайнар линияләр һәм туры эфирлар оештырылачак. Чакырылган экспертлар җәйге чорда балаларның ял итү һәм мәшгульлеге, аналарга һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен күтәрәчәкләр.

Шулай ук алар Татарстанда «Нык гаилә» федераль партия проектын гамәлгә ашыру турында да фикер алышачаклар.

Педагог-психологлар, үз чиратында, «Баланы үз эмоцияләре белән ничек идарә итәргә һәм өлкәннәргә балалар белән гармонияле мөнәсәбәтләрне ничек билгеләргә өйрәтергә» дигән гамәли киңәшләр бирәчәкләр.

Чаралар 31 майда 10.00 сәгатьтә җәйге ял һәм мәшгульлек мәсьәләләре буенча инстаграм-кабул итү бүлмәсе аккаунтында туры эфир белән башлана. Фикер алышуларда ТР Дәүләт Советы депутаты Римма Ратникова — балалар һәм яшьләрнең ялын һәм сәламәтләндерүен оештыру буенча ведомствоара комиссия әгъзасы, ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина һәм ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Ринат Садыйков катнашачак. Онлайн-әңгәмә тәмамланганнан соң экспертлар халык белән тематик кабул итү үткәрәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса