Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Республиканың штрафстоянкаларында торучы машиналарның күбесе чит илнеке

Ел башыннан Татарстан юлларында 144 бурычлы автомобиль ачыкланып тоткарланган.

Россия Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Олеся Кузьмина сөйләгәнчә, бурычлыларның күпчелеге — 25 яшьтән алып 65 яшькә кадәрге эшкә сәләтле кешеләр, һәм күпчелек өлеше — транспорт чаралары хуҗалары.


Шуңа күрә салымчылар суд приставлары белән даими рәвештә бурычы булганнарны тоткарлау буенча рейдлар үткәрә.


Гомумән алганда бурычлар 4 миллион сумнан артып китә. Бүгенге көндә аларны 72 проценты түләнгән.


Штрафстоянкаларда, нигездә, кыйммәтле чит ил машиналары гына. 16 автомобильнең өчесе генә Россиядә җитештерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса