Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Илон Маск «Яңа белем» марафонында 21 майда чыгыш ясаячак

SpaceX компаниясенә нигез салучы Ион Маск «Яңа белем» Россия марафоны спикерлары арасында.

Бу хакта журналистларга Россия Президенты Администрациясе җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко сөйләде.

Эксперт белән онлайн-диалог иртәгә 10:15-11:00 сәгатьтә "Яңа белем" марафонының рәсми сайтында узачак.

Марафон 20 майда старт алды. Бүген онлайн-мәйданчыкта танылган журналист һәм телетапшырулар алып баручы Владимир Познер, режиссер Тимур Бекмамбетов, Россия җәмәгать эшлеклесе, журналист, эшмәкәр һәм блогер Илья Варламов һәм башка экспертлар чыгыш ясаячак.

Иртәгә, 21 майда, онлайн-марафонга Apple Computer компаниясенә нигез салучы Стив Возняк, рус балеты академиясе ректоры кушылачак.  Николай Цискаридзе, РФ Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Россия Хөкүмәте рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко, Мәскәү мэры Сергей Собянин катнашачак.

22 майда марафон мәйданчыклары саны артачак. Студияләрнең берсе Татарстан башкаласында эшләячәк. Мәйданчыкта ТР Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, KazanExpress генераль һәм техник директоры Кевин Ханда һәм Иннополис университеты экспертлары чыгыш ясаячак. Марафонның тулы программасы һәм онлайн-трансляцияне сайтта карарга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса