Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Татар-информ

Татарстан республикасында авария хәлендәге торакны кимтетүгә, су сыйфатын яхшыртуга һәм уңайлы мохит булдыруга 3,5 млрд. сум юнәлдереләчәк

«Чиста су» региональ проекты кысаларында эчә торган су белән тәэмин итү объектларын, шәһәр тибындагы бистәдә су әзерләү станциясен төзү һәм реконструкцияләү буенча чаралар тормышка ашырылачак.

Республикада яшәүчеләр өчен эчә торган суның сыйфатын яхшырту "Торак һәм шәһәр мохите" милли проекты составындагы  "Чиста су" төбәк проектында каралган. 2021 елда Татарстанда милли проектны тормышка ашыруга 3,5 млрд. сум юнәлдереләчәк, гражданнарны чиста су белән тәэмин итүдән тыш, проектка гражданнарны авария хәлендәге торактан күчерү һәм яшәү өчен уңайлы мохит булдыру буенча чаралар күреләчәк.

Әйтик, 2021 елда республикада «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында 4 төбәк проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. "Торак" буенча финанслауның гомуми күләме 956,89 млн. сумны тәшкил итә, "Уңайлы шәһәр мохите формалаштыру" 1,95 млрд. сум, "Яшәү өчен яраксызлыкны  киметүне тәэмин итү торак фонды" 403,33 млн. сум һәм "Чиста су" 2чен215,37 млн. сум акча тотылачак.

 

"Уңайлы шәһәр тирәлеген формалаштыру" төбәк проекты кысаларында агымдагы елда Яр Чаллы шәһәрендә һәм Татарстан республикасының 39 муниципаль районында 57 парк һәм скверны төзекләндерү планлаштырыла.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса