Хатлы флешмоб ясарга өнди Энҗе Садыйкова.
29 гыйнвар көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инстаграмында Халыкара интернетсыз көн турында язды. «Бу ялларда миңа кәгазьгә язган хатлар һәм матур открыткалар гына җибәрәсезме?» — дип сорады ул язылучыларыннан. Президентның бу фикерен беренче булып татарча открыткалар ясаучы Энҗе Садыйкова эләктереп алды һәм үзенең иҗади аккаунтында флешмоб игълан итте.
«Милләттәшләр! @rusminnikhanov бу ялларны интернетсыз үткәрергә дәшә! Шул исәптән без дә бар татар халкын хат язарга — хат алышырга — узара җепләрне ныгытырга, җылытырга, якынайтырга чакырабыз! Əйдәгез киләсе ике көн дәвамында якыннарга, дусларга, туганнарга, авылларга, чит төбәк һәм чит илләргә хатлар юллыйбыз!» — дип өнди Энҗе Садыйкова.
Энҗе Садыйкова һәм аның «Хатлар йорты» иҗат берләшмәсе башлаган флешмобта катнашу кагыйдәләре инстаграмда @tatarhatlar аккаунтында язылган.