Спорт

“Нефтяник” җиңү яулады

Исәпне кунак булган “СКА-Нева” командасы башлап җибәрде.

Җанатарлар түземсезлек белән “Нефтяник”ның җавабын көтте. Өченче период башында Ленар Мансуров һәм Данил Воеводин Динар Хәмидуллинга счетны тигезләргә булышты. “СКА-Нева” капкачысын чарасыз калдырды. Ун минут вакыт үтүгә хуҗалар Сакчы шайбасы алга чыкты. Евгений Крутиков башланган атаканың  дәвамы Даниэль Насыйбуллинның голы булды һәм счет 2-1 әйләнде. “Юбилейный” трибуналары тыныч сулап куйды. Уен ахырында “Нефтяник” командасына җиңүне Ленар Мансуров китерде. Нәтиҗәдә уен 3-2 счеты белән тәмамланды.