5-7 март көннәрендә Нефтекамск шәһәрендә ике тапкыр Дөнья беренчелеге җиңүчесе, Дөнья Кубогы иясе, халыкара класслы спорт мастеры В.В. Перминов истәлегенә багышланган Бөтенроссия грек-рим көрәше турниры узды.

Анда Татарстан, Башкортстан, Мәскәү, Новосибирск, Пермь крае, Удмуртия һәм Самара өлкәсеннән килгән 130 спортчы катнашты. Әлеге ярышларда Олимпия резервы спорт мәктәбенең грек-рим көрәше бүлегендә шөгыльләнүче 4 спортчы Әлмәт каласы данын яклады.

Киеренке көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт көрәшчеләре бер алтын һәм бер бронза медаль иясе булды.

I урынга 38 кг авырлык категориясендә Ярослав Кобин һәм III урынга 32 кг авырлык категориясендә Тимур Янайкин лаек дип табылды. Спортчылар тренерлары Р. Латыйпов, Б. Юлтимеров һәм Д. Гатиев җитәкчелегендә шөгыльләнә.